22 ноябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт алучылар өчен «Кечкенә кеше эзләре буйлап» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.
Дәрес барышында балалар төп хокуклар һәм бурычлар белән таныштылар, хокук нормалары буенча башка кешеләрнең гамәлләрен бәяләргә өйрәнделәр. Мондый дәресләр башка кешеләрнең абруен һәм хокукларын хөрмәт итәргә өйрәтәләр, гаделлек һәм үзара аңлашуны тәрбияләргә ярдәм итә.