«Өмет яры» үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен дәресләр уздыралар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

«Игелек юлы буйлап» клубы кысаларында Менделеевск районы «Өмет яры» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән дәресләр дәвам итә.

Белгечләр игътибар, хәтер, сөйләм һәм фикерләүне үстерү өчен геометрик фигуралар кулланалар. Мондый фигуралар белән уеннар рәсемнәрдә геометрик фигуралар формасын ачыкларга, аларны төс буенча чагыштырырга ярдәм итә. Дөрес сайланган һәр композиция социаль хезмәт алучыларны бик сөендерә, чөнки алар өчен бу кечкенә булса да, әмма җиңү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International