Казанда балигъ булмаган балалар интеллектуаль турнирнда катнаштылар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

22 ноябрь көнне Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Казан дәүләт энергетика университетының «Игелек энергиясе» студентлар хәрәкәте волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар өчен интеллектуаль турнир оештырдылар.

Турнир башында катнашучылар интеллектуаль уен кагыйдәләре белән таныштылар, соңыннан төрле категорияләр буенча сорауларга җавап бирделәр. Биремнәр балаларның яшь мөмкинлекләренә туры килде. Турнирда катнашу балаларга команда ярышлары атмосферасын, көндәшлек рухын тоярга һәм, әлбәттә, яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирде.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар яшүсмерләрнең уңай ялын оештыру мөмкинлеген киңәйтергә ярдәм итә һәм аларга виртуаль булмаган аралашу дөньясын ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International