ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ноябрь ахырында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ай саен үткәрелә торган киңәшмә булып узды. Анда район социаль яклау бүлеге консультанты Л. К. Анисимова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр катнашты. Чараны учреждение директоры вазыйфаларын башкаручы Л. А. Мельникова алып барды.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасының «Имин хезмәт» ярдәмче программасы кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы цифрлы чишелешләр» конкурсы үткәрә.

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алсинә Китаева өлкән төркем балалары белән сәйлән үрү буенча мастер-класс үткәрде.

Районның туган якны өйрәнү музее һәм Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, музей хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен чәчәк панносы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

«Гаилә» үзәге АКБО тарафыннан РФ Президенты грантына тормышка ашырыла торган «Игелек юлы белән» социаль склад проектын тормышка ашыру тәмамланды. Проект авыр тормыш хәлендә калган һәм авыл җирлегендә яшәүче кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән.

26 нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гаилә чарасы уздырды. Ул шәхес формалаштыруда гаиләнең ролен көчәйтү, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшь буынга экологик тәрбия бирүгә багышланган чара булып узды. Педагоглар балаларга безнең планета, туган як табигатенә сак карашның мөһимлеге турында кыска метражлы фильм күрсәттеләр.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәйриячеләргә рәхмәт белдерде һәм аларның энтузиазмы, аерым ихтыяҗлары булган балаларга карата булган мәхәббәтләре соклануга һәм хөрмәткә лаек, дип билгеләп үтте.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифингта катнашты.

Бүген Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифингта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итүче чаралар турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International