ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифингта катнашты.
Социаль әһәмиятле көн алдыннан Эльмира Әмир кызы республикада махсус ихтыяҗлары булган кешеләргә социаль хезмәт күрсәтү системасының ничек оештырылуы турында сөйләде.
Республикада 2 балалар интернат-йорты һәм 6 интернат-йорт базасында «Озата барулы яшәү» технологиясе гамәлгә ашырыла.
Технология гадәти йорт шартларында менталь җитешсезлекләре булган кешеләр өчен яшәү өчен мөмкинлекләре тудыра. Мөстәкыйль тормыш өчен кирәк булган күнекмәләргә өйрәтү укыту-тренировка бүлмәләре (кабинетлар) базасында үткәрелә.
Эльмира Әмир кызы технологиянең ничек эшләве турында Яшел Үзән шәһәренең «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге мисалында сөйләде: «Әлеге технология ярдәмендә мөмкинлекләре чикле кешеләр кибеткә йөрергә, ТКХ өчен түләргә өйрәнә. Быел мондый курсны 89 кеше үтте. Сүз уңаенда, алар арасында бер пар барлыкка килгән. Минемчә, бу зур казаныш, чөнки алар бер-берсенә ярдәм булачак», – диде Эльмира Зарипова.
Хәзерге вакытта Татарстанда 115 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли, аларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле хезмәтләр күрсәтелә. Моннан тыш, 10 дәүләтнеке булмаган оешма инвалидларга һәм инвалид балаларга социаль тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә.
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә иртә ярдәм системасы оештырылган, ул балалар инвалидлыгын кисәтүгә юнәлдерелгән. Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен тернәкләндерү үзәкләре базасында булдырылган һәм ата-аналарны бала карауның төп алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән ата-аналар гомуми белем бирү мәктәпләре зур әһәмияткә ия.
«Өлкән яшьтәге инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасы актуаль», – дип билгеләде Эльмира Зарипова. 2021 елның 1 ноябрьнә 4 273 кеше озак вакытлы карау системасы белән колачлана, шуларның 63% – инвалид.
16 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пунктлары эшли, анда 2021 ел башыннан бирле 345 кеше прокат хезмәтеннән файдаланган.