«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә экологик сәгать узды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшь буынга экологик тәрбия бирүгә багышланган чара булып узды. Педагоглар балаларга безнең планета, туган як табигатенә сак карашның мөһимлеге турында кыска метражлы фильм күрсәттеләр.

Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр, экология һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Балалар ни өчен урманда учак ягарга, чүп-чар калдырырга, агачларны сындырырга һәм кисәргә ярамавын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International