2021 елның 1 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 644 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 479 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 178 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 35 кешегә кимрәк.
«Демография» милли проекты кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән стационар алыштыручы технология буенча чираттагы практик дәрес узды.
2021 елның 1-10 декабрендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Челнинская газета» редакциясе ярдәме белән «Спортивное движение» Инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы Яр Чаллыда спорт бәйрәме үткәрде.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе буенча дәресләр уздыралар.
Хезмәтне саклауны популярлаштыруга юнәлдерелгән иҗтимагый-агарту кампаниясе кысаларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» бөтенроссия конкурсын үткәрә.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинеты базасында, түгәрәк эше кысаларында балигъ булмаган балалар белән чираттагы дәрес уздырылды.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Менделеевск районы «Өмет яры» комплекслы үзәге хезмәткәрләре даими рәвештә профилактик эш алып баралар.