Районның туган якны өйрәнү музее һәм Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, музей хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен чәчәк панносы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Мондый төрдәге дәресләр кулларның вак моторикасын, фантазиясен үстерә, өлкәннәргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итә. Ясалган кул эшләре белән мастер-класста катнашучылар аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларның бүлмәләрен бизәячәк.