Ноябрь ахырында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ай саен үткәрелә торган киңәшмә булып узды. Анда район социаль яклау бүлеге консультанты Л. К. Анисимова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр катнашты. Чараны учреждение директоры вазыйфаларын башкаручы Л. А. Мельникова алып барды.
Очрашуда каралган төп сорау – озак вакыт карау системасы кысаларында документлар алып бару. Социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт алучыларда тутырыла торган көндәлекләрне күрсәттеләр, шулай ук тернәкләндерү эшен оештыру буенча яңа белемнәр алдылар.
Киңәшмә нәтиҗәле узды. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.