Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алсинә Китаева өлкән төркем балалары белән сәйлән үрү буенча мастер-класс үткәрде.
Балалар тәрбияче җитәкчелегендә бисер белән эшләргә, төсләрне дөрес яраштырырга һәм схемаларны аңларга өйрәнделәр. Әлеге чарада сигез бала катнашты. Алар ясаган йөрәк-сувенирлар оригиналь һәм бик матур килеп чыкты.