Бүген Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифингта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итүче чаралар турында сөйләде.
Шулай, ведомство башлыгы ассызыклаганча, республикада эшкә яраклы инвалидларның эш белән тәэмин ителеше 28,4 % тәшкил итә. «Бу Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда бик яхшы сан», – диде Эльмира Әмир кызы.
Татарстан Республикасында инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүнең түбәндәге юнәлешләре гамәлгә ашырыла:
- эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр;
- вакытлыча һәм җәмәгать эшләрен оештыру;
- эш бирүчеләргә эш урыннарына квоталар билгеләү һәм эш урыннарын резервлау;
- инвалидларның иҗтимагый оешмалары оештырган предприятиеләргә инвалидларга хезмәт өчен түләүгә субсидияләр бирү;
- үз эшеңне ачуга ярдәм итү.
2021 елның 9 аенда һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук психологик ярдәм, социаль адаптация һәм эшсез инвалидларга һөнәри белем бирү буенча 3 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән.