Казанда гаилә чарасы уздырылды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

26 нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гаилә чарасы уздырды. Ул шәхес формалаштыруда гаиләнең ролен көчәйтү, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Чара барышында балалар әниләрен шигырьләр, җырлар һәм театральләштерелгән тамаша белән котладылар. «Әни портреты» дигән конкурста балалар күзләр бәйләнгән килеш рәсемнәр ясадылар, ә әниләр кайсы рәсем аларның балаларыныкы икәнен белделәр. «Әни рецепты» конкурсында күп кенә балаларның әниләренең нинди ризык әзерләргә яратуларын яхшы белүләре ачыкланды.

Катнашучылар алдында котлау сүзләре белән Татарстан Республикасында «Көчле Россия» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Беляев чыгыш ясады. Ул әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Арко» саксофонистлар дуэты, республика һәм бөтенроссия музыка бәйгеләре лауреатлары башкаруындагы музыкаль композиция һәркем өчен сюрприз булды.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый гаилә чаралары балалар һәм ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытуга, әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International