ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2021 ел
җомга

1 декабрь көнне Инвалидлар lекадасы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Дари Добро» җирле ата-аналар һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча ведомствоара түгәрәк өстәл уздырдылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үзләренең тормыш тәҗрибәсен бүлмә үсемлекләрен карауда кулланырга ярдәм итә торган социаль технология актив кулланыла.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында тәрбияләнүчеләр авыр патологияле яшьтәшләре өчен сувенирлар әзерләделәр. Тегү остаханәсендә алар хезмәт буенча инструктор А. К. Борковских җитәкчелегендә эшләделәр.

Республикада «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында чаралар дәвам итә. Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Л. З. Хөсәенова һәм «Волонтер» үзәге яшьләре «Янәшәдә өлкән кеше яши» дигән акция уздырдылар.

Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм флорист Виктория Әмирова социаль хезмәт алучы балалар өчен флористика буенча мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чара балигъ булмаганнарны һөнәри юнәлеш аша патриотик тәрбияләү буенча «Ватан синнән башлана» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Суыклар башлану белән салкын тиюләрне кисәтү бик мөһим. Сулыш гимнастикасы һәм тоз бүлмәсе бик нәтиҗәле һәм һәркем өчен дә үтемле. Бу эш белән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар да шөгыльләнә.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «коррупциягә каршы» чыршы барлыкка килде.

Балаларны театрга алып бару мөмкинлеге булмаса, театр үзе дә реабилитантларга кунакка килә ала. Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр «Җәнлекләр кышлавы» дигән әкиятне сәхнәләштерделәр.

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге датага багышланган ункөнлек җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, алар да тулы канлы тормыш алып бара, үз проектларын, идеяләрен тормышка ашыра ала һәм тиеш икәнлеген күрсәтү максатыннан үткәрелә.

2021 елның 3 декабрендә «Уңайлы мохит» Тоталь тесты старт ала, ул инвалидлык белән кешеләрнең хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән бөтенроссия акциясе. Тест 10 декабрьгә кадәр ачык булачак, шуңа күрә теләгән һәркем үз белемнәрен теләсә кайсы уңайлы вакытта тикшерә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International