Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм флорист Виктория Әмирова социаль хезмәт алучы балалар өчен флористика буенча мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чара балигъ булмаганнарны һөнәри юнәлеш аша патриотик тәрбияләү буенча «Ватан синнән башлана» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Балалар флорист һөнәре белән таныштылар, аның нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр. Виктория балаларга үсемлекләрне ничек дөрес карарга, оригиналь букетлар, төрле табигый материаллардан ничек композицияләр җыярга икәне турында сөйләде.
Белгеч Ольга Бывальцева баланы сәламәт ял итү мохитенә җәлеп итү ярдәмендә баланың шәхесен формалаштыру, үсешкә мотивация алу, һөнәр сайлау өчен уңайлы платформа булдыра.