7-9 декабрьдә «Надежда на технологии» VI Милли тернәкләндерү индустриясе һәм универсаль дизайн форумын үткәрү планлаштырыла. Чара Россия Федерациясендә реабилитация индустриясе үсешен стимуллаштыру, инвалидларны һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган тернәкләндерү юнәлешендәге технологияләрне һәм продукцияне алга этәрү максатларында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан уздырыла.
3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре, Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» төбәк инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чараның максаты – социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә.
2 декабрьдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук мөмкинлекләре чикле затлар һәм инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең Яр Чаллы филиалы методистлары Р. Р. Романова һәм Л. Р. Фарпаева оештырган уникаль очрашу булып узды.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия акциясе уздырдылар. Чараның төп максаты – мөмкинлекләре чикле балалар проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Санитария-эпидемиологик вазгыятьнең иминлексезлеге сәбәпле Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен эпидемиологик хәл тотрыклыланган вакытка күчерү турында элек кабул ителгән карар үз көчендә кала.
Декабрь башында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Инвалидлар декадасы кысаларында традицион чаралар уздыра. Алар барысы да җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итүгә, аларның хокукларын яклауга, иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
«Миңа хат яз» проектын тормышка ашыру кысаларында «Старость в радость» Бөтенроссия волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә яхшы кәеф бүләк итәләр.