Суыклар башлану белән салкын тиюләрне кисәтү бик мөһим. Сулыш гимнастикасы һәм тоз бүлмәсе бик нәтиҗәле һәм һәркем өчен дә үтемле. Бу эш белән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар да шөгыльләнә.
«А. Н. Стрельникова сулыш гимнастикасы ярдәмендә салкын тию авыруларын профилактикалау» методикасы буенча дәресләр онлайн-режимда, логопед, сөйләм техникасы һәм тавыш кую буенча тренер Наталья Свинина җитәкчелегендә уза. Катнашучылар сулыш алу күнегүләре комплексын һәм гимнастика башкара.
Тоз бүлмәсе дә профилактика чарасы буларак нәтиҗәле. Бу иммунитетны ныгытуның гади, әмма ышанычлы ысулы. Бер үк вакытта бүлмәдә биш кеше була ала. Һәркем процедурага атнага ике тапкыр йөри алсын өчен, интернат-йортта махсус график төзелгән.