3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге датага багышланган ункөнлек җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, алар да тулы канлы тормыш алып бара, үз проектларын, идеяләрен тормышка ашыра ала һәм тиеш икәнлеген күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасында бүген 289,1 мең инвалид яши, шул исәптән 16,5 меңнән артык мөмкинлекләре чикләнгән бала. Төп бурычларның берсе – аларга төрле өлкәләрдә ярдәм итү, үз потенциалларын тулысынча гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирү. Моның өчен дәүләт дәрәҗәсендә «Уңайлы мохит» программасы уңышлы тормышка ашырыла, аның ярдәмендә Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗы өчен тормыш эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләрендәге күпчелек объектлар җайлаштырылды, инвалидлар өчен спорт белән шөгыльләнү, мәдәни һәм иҗтимагый тормышта катнашу өчен шартлар тудырылды.
«Демография» милли проекты да инвалид кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән. «Өлкән буын» федераль проекты чаралары кысаларында республиканың барлык муниципаль районнарында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кертелде, интеллект бозылулары, аутистик спектр тайпылышлары булган инвалидларга хезмәт күрсәтелә торган бүлекләр һәм төркемнәр ачылды.
Татарстанда инклюзив белем бирү актив үсә, инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдырыла һәм җиһазландырыла. Ел башыннан республиканың мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 2,5 мең инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның һәр икенче эшкә урнаштырылган. Республикада эшләүче инвалидлар саны 31,5 мең кеше тәшкил итә, бу эшкә яраклы инвалидларның гомуми санының 28,2 % ын тәшкил итә. Бу күрсәткеч Россия Федерациясенең барлык төбәкләре арасында иң югарысы.
Инвалид гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә алар өчен эш урыннары квоталаштыруга аерым роль бирелә. Моннан тыш, Татарстанда инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре оештырган предприятиеләргә ярдәм итү буенча эш дәвам итә, бу шулай ук эшләүче гражданнарның социаль яклануын арттыруга хезмәт итә.
Республикада мондый кешеләрнең тулы канлы тормышы һәм социальләшүе өчен шартлар тудыру максатыннан төрле чаралар үткәрелә: инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» конкурсы, «Игелек сәнгате» социомәдәни форумы, «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» иҗат фестивале һ. б. «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе татарстанлыларны үз спектакльләре белән сөендерүен дәвам итә. «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионат инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар арасында популяр булып кала бирә.
Татарстан Республикасының бөтенроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә спорт һәм мәдәни чаралар уздыру мәйданчыгы булуы куандыра. Әйтик, 2023 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнашучыларны кабул итәчәк.
Инвалидлар декадасында республикада яшәүче һәр кеше моңа мохтаҗ кешеләргә карата мәрхәмәт һәм миһербанлык, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәчәгенә чын күңелдән ышанасы килә. Дөньяны һәркем өчен дә тигез, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз итү безнең кулларда һәм көчебездә.
Һәркемгә дә нык сәламәтлек, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм шатлык-куанычлар телим!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Ә. Зарипова