Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «коррупциягә каршы» чыршы барлыкка килде.
Педагоглар һәм ата-аналар белән бергә балалар чыршы ясадылар, аны үзләре ясаган уенчыклар белән бизәделәр. Гадәти булмаган чыршы ясау барышында үзәк карамагындагылар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар һәм яшь буында коррупциягә каршы караш формалаштырырга ярдәм итә торган әхлакый сыйфатларны билгеләделәр.