«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләр яшьтәшләре өчен бүләкләр ясадылар

2021 елның 3 декабре, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында тәрбияләнүчеләр авыр патологияле яшьтәшләре өчен сувенирлар әзерләделәр. Тегү остаханәсендә алар хезмәт буенча инструктор А. К. Борковских җитәкчелегендә эшләделәр.

Тернәкләнү курсы дәвамында балалар тырышып аш бүлмәсе өчен кирәк-яраклар тегәргә өйрәнделәр. Алар бу эшне җаваплы итеп, күңел биреп башкардылар. Игелекле эшләр декадасында алар ясалган әйберләрне дусларына бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International