1 декабрь көнне Инвалидлар lекадасы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Дари Добро» җирле ата-аналар һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча ведомствоара түгәрәк өстәл уздырдылар.
Чарада башкарма комитет җитәкчесе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, «Дари Добро» оешмасы рәисе, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы, «Исток-Башлангыч» үзәге директоры, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 14 нче мәктәп директоры, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, социаль иминият фонды белгече катнашты. Фикер алышу өчен төп сораулар: өйдә белем алучы инвалид балаларның туклануының сыйфаты, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мәгълүмат табличкалары булмау, вакцинация, дару чаралары белән тәэмин итү һәм тар медицина белгечләренә мохтаҗлык.
Шулай ук түгәрәк өстәл барышында катнашучылар «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге белгечләре инвалидлыклары булган гражданнар белән эшләгәндә куллана торган технологияләр, эш формалары һәм методлары исемлеге белән таныштылар. Катнашучылар төрле ведомство җитәкчеләреннән җаваплар һәм консультацияләр алдылар.
Ахырда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк барлык ведомстволар да инвалидлары булган гаиләләр проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән һәм килеп туган һәр мәсьәлә шәһәр хакимияте контролендә, дип ышандырды.