Теләче районында «Янәшәдә өлкән кеше яши» дигән акция уздырдылар

2021 елның 3 декабре, җомга

Республикада «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында чаралар дәвам итә. Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Л. З. Хөсәенова һәм «Волонтер» үзәге яшьләре «Янәшәдә өлкән кеше яши» дигән акция уздырдылар.

Волонтерлар ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең йортлары территориясен кардан чистарттылар. Өлкән кешеләрнең рәхмәт сүзләре белән укучыларны үз ишегалларыннан озак җибәрәсе килми торды. Очрашу вакытында алар үз тормышларындагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар.

Бу акция ай саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International