2 нче декабрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында Балык Бистәсе районының «Кайнар икмәк» кибетендә «Игелек кәрҗине» социаль проекты оештырылды.
2 декабрьдән башлап МЕГА Казан сәүдә үзәгендә «Иске Казан әкиятләре» дигән инклюзив кием һәм аксессуарлар коллекциясе фотокүргәзмәсе уза. Аны «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тәкъдим итә.
1 декабрьдә рухани Александр Ермолин инициативасы белән Биектау районында хатын-кыз теләге буенча йөклелекне ясалма өзүне профилактикалау мәсьәләләре буенча дистанцион түгәрәк өстәл оештырылды.
Төбәк тренеры Р. С. Габдрахманова Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләрен озак вакыт карау системасы буенча чираттагы укыту уздырды.
Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
1 декабрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Карау мәктәбе базасында «Содействие» коммерциячел булмаган автоном оешмасының сиделкаларын кабат укыту башланды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы тормышка ашырыла. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яңа эш формаларын кертергә, социаль хезмәтләр спектрын киңәйтергә омтылалар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының эш сәфәрләре дәвам итә. Кичә, 1 декабрьдә, Эльмира Зарипова Әлки районында булды.