«Өмет чаткысы» үзәгендәге балалар янына кунакка театр килде

2021 елның 3 декабре, җомга

Балаларны театрга алып бару мөмкинлеге булмаса, театр үзе дә реабилитантларга кунакка килә ала. Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр «Җәнлекләр кышлавы» дигән әкиятне сәхнәләштерделәр.

Балалар тамашаның башлануын түземсезлек белән көттеләр. Ул үз хайваннарын югалткан әби-бабай белән очрашудан башланды. Соңыннан матур декорацияләр фонында бер-бер артлы сәхнәдә геройлар пәйда булды. Төсле курчаклар, матур музыка һәм кызыклы тарих барлык балаларга да ошады. Балалар әкият геройлары белән бергә кайгырдылар, уеннарда катнаштылар һәм геройларга төрле каршылыкларны җиңәргә булыштылар, җырладылар һәм биеделәр.

Тәрбияче Гүзәлия Гыйльфанова сүзләренә караганда, мондый чаралар баланың сүзлеген баета, хис-кичерешләргә өйрәтә. Спектакльне карау балаларның интеллектуаль үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International