Волонтерлар Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрнең хыялын тормышка ашырдылар

2021 елның 3 декабре, җомга

«Миңа хат яз» проектын тормышка ашыру кысаларында «Старость в радость» Бөтенроссия волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә яхшы кәеф бүләк итәләр.

Социаль хезмәт алучылар Казан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Пенза, Сочи, Ярославль, Санкт-Петербург, Краснодар, Ульяновск, Түбән Новгород һәм хәтта Германиядәге волонтерлар белән хат алышалар. Интернат-йортта яшәүче Анатолий Гурьянов һәм Валентина Торочева шушы көннәрдә Мәскәүдән посылка алдылар. Анда өлкәннәр күптән хыялланган радиоалгычлар иде. Өлкән кешеләрнең хыялын волонтерлар тормышка ашырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International