2 декабрьдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук мөмкинлекләре чикле затлар һәм инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.
Ярминкәдә тугыз эш бирүче вәкилләре катнашты. Эш эзләүчеләргә табиб, сыйфат буенча инженер, полицейский, буфетчы, санитар, электромонтер, махсус техника йөртүче, шәфкать туташы, каравылчы һ. б. һөнәрләр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде.
Вакансияләр ярминкәсендә 87 кеше булды, шул исәптән 10 инвалид. Алар барысы да вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләре алдылар. Чара нәтиҗәләре буенча 24 кеше эшкә юллама алды.
Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Эш бирүчеләргә «Россиядә эш» порталының функциональ мөмкинлекләре, порталда теркәлү кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.