7-9 декабрьдә «Надежда на технологии» VI Милли тернәкләндерү индустриясе һәм универсаль дизайн форумын үткәрү планлаштырыла. Чара Россия Федерациясендә реабилитация индустриясе үсешен стимуллаштыру, инвалидларны һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган тернәкләндерү юнәлешендәге технологияләрне һәм продукцияне алга этәрү максатларында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Форумның онлайн-платформасында дискуссия мәйданчыклары гына түгел, ә презентацион видеороликлар һәм реабилитацион юнәлештәге инновацион продукция җитештерүчеләрнең интервьюлары форматында виртуаль күргәзмә дә оештырылачак.
Чарада башкарма хакимиятнең федераль органнары, белем бирү һәм тернәкләндерү учреждениеләре, бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмалары, үсеш институтлары, тернәкләндерү юнәлешендәге продукция җитештерүчеләр, инновацион проектлар эшләүчеләр, Россия һәм чит ил галимнәре, экспертлар һәм практиклар катнашачак.
Форум чараларында катнашу өчен https://nntforum.ru/ сайтында теркәлү узарга кирәк.