Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия акциясе уздырдылар. Чараның төп максаты – мөмкинлекләре чикле балалар проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Чара «Рио» гаилә кафесында узды, анда балаларны бәйрәм ашы һәм Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән театральләштерелгән тамаша көтә иде. Тәмле төшке аштан соң балалар күңелле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм бер-берсе белән аралаштылар.
Комплекслы үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар чын күңелдән хәйрияче Лилия Рамил кызы Хисаметдинова һәм аниматор Софья Артуровна Налбандянга бәйрәмне оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.