Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең Яр Чаллы филиалы методистлары Р. Р. Романова һәм Л. Р. Фарпаева оештырган уникаль очрашу булып узды. Балалар янына кунакка «Бәхетле булыгыз» документаль фильмын төшерүчеләр – сценарист Наталья Топал һәм оператор Михаил Соколов килде. Авторлар күрмәүче балаларның язмышы, «НеЗаМи» ансамблен булдыру турында документаль фильм тәкъдим иттеләр.
Балалар, ата-аналар, хезмәткәрләр, тын да алмыйча, фильм карадылар. Аннары фильмны төшерүчеләр күп санлы сорауларга җавап бирделәр.