«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт ярышлары узды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре, Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» төбәк инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чараның максаты – социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Оештыручылар уенда катнашучыларны сәламләделәр, инструктаж үткәрделәр һәм уеннар кагыйдәләрен искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучылар, физик мөмкинлекләрдән чыгып, кулай уен сайладылар.

«Автократ» ҖЧҖ генераль директоры булган шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм оешма коллективы исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

Чарада 50 кеше катнашты. Дартс уены буенча Флюр Гульмурзаев, Тимур Кәбиров һәм Наталья Скиткина иң яхшылар дип табылды. Шашка буенча лидерлар өчлеге түбәндәгечә: Рәшит Хәйретдинов, Илсур Абдрахманов, Аделия Әхмәдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International