Декабрь башында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Инвалидлар декадасы кысаларында традицион чаралар уздыра. Алар барысы да җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итүгә, аларның хокукларын яклауга, иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Декада кысаларында «Син ялгыз түгел» акциясе үткәрелә. Ул социаль хезмәт күрсәтү һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы мәсьәләләре буенча мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтүне күздә тота. Шулай ук үзәк базасында кайнар линия телефоны да эшли. Шалтыратулар көн саен (884379) 2-23-55 телефоны буенча кабул ителә. 2 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, консультация сорап районның алты кешесе мөрәҗәгать иткән инде.