Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә «Содействие» АКБО сиделкалары укулар узды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә.

Үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны карау күнекмәләренә авыруларның туганнары, социаль хезмәткәрләр, шулай ук сиделкалар өйрәнә. «Содействие» коммерциячел булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре өчен чираттагы дәресне Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы Р. С. Габдрахманова үткәрде.

Укыту программасы нәтиҗәле эшкә һәм аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны өйдә карау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Урын өстендәге авыруларны карау буенча зур эш тәҗрибәсе булган сиделкалар дәресләрдә ниндидер яңа әйберләр белә, ярдәмче тернәкләндерү чаралары, яраларны эшкәртү ысуллары белән танышалар. Авырулар белән эшләү караучы кешенең сәламәтлегендә дә чагыла, шуңа күрә дәресләрдә тыңлаучыларга зыян күрмәс өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтәләр. Укучылар билгеләп үткәнчә, алган белемнәр һәм күнекмәләр аларга куркуны җиңәргә дә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International