Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт бәйрәме узды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

7 нче декабрь көнне Яр Чаллының 86 нчы номерлы «Өмет» интернат-мәктәбендә Инвалидлар декадасына багышланган «Күңелле эстафеталар» дигән спорт бәйрәме узды. Чара «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Челнинская газета» басмасы редакциясе ярдәмендә оештырылды.

Балалар төрле күңелле эстафеталарда, уеннарда көч сынаштылар. Спорт бәйрәмендә катнашкан һәр кеше истәлекле бүләкләр һәм проект кураторы – шәһәр советы депутаты, «Автократ» ҖЧҖ директоры Илнур Исмәгыйлев тарафыннан бирелгән татлы бүләкләр алды. Учреждениенең үзенә өстәл уеннары һәм спорт инвентаре бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International