2021 елның 8 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 235 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 409 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,60 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 988 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 655 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,20 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 337 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 12 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.