Балык Бистәсендә инвалид балаларның әти-әниләре катнашында түгәрәк өстәл узды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

8 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

Очрашуда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, үзәк район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, 36 нчы даруханә, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисләре, шулай ук Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. К. Вафина катнашты. Очрашуда катнашучылар белән берлектә ата-аналарны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International