Буа районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Буа районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә Инвалидлар декадасы кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларны «Мин булдырам» дип исемләнгән районкүләм чарага чакырдылар. Чара район мәдәният йортында узды.

Фойеда балаларны әкият геройлары каршы алды, алар кунакларны зур бәйрәм залына озаттылар. Мөмкинлекләре чикле балалар адресына җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады, концерт оештырылды, анда Рөстәм Латыйпов башкаруында курай милли инструменты тавышы, шулай ук татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар яңгырады.

Соңыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре танып-белү уеннары һәм мастер-класслар үткәрделәр. Балаларның кайберләре кул эшләнмәләре ясауда яңа күнекмәләр алды, кемдер шашка уйнады, ә кемдер аралашудан ләззәт алды.

2 нче лицей укучылары татар телендә курчак спектакле күрсәттеләр, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дигән мультфильм күрсәттеләр. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен пазллар җыеп ныгыттылар. Соңыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре чарада катнашучыларга рюкзаклар, ә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре татлы бүләкләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International