ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында, Яр Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге ярдәмендә, «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды. Интерактив мәдәни-күңел ачу программасын балалар театр сәнгате мәктәбе укытучылары тәкъдим итте. Чарада 36 инвалид бала һәм 12 ата-ана катнашты.

«Тәтеш балкышы» комплекслы үзәге базасында Тәтеш районы сукырлар җәмгыяте рәисе Рәисә Костягина һәм инвалидлар җәмгыяте вәкиле Светлана Камфарова белән очрашу булып узды. Чара кысаларында өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында чараларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәртәбәле кунаклар булып китте. Социаль хезмәтләр алучыларны сөендерергә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе килгән иде. Ул туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне дә игътибарсыз калдырмады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук учреждениегә район башлыгы исеменнән яңа диван бүләк иттеләр.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече С. Н. Шәехова «Авыручы һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм тернәкләндерү буенча чараларны оештыру һәм үтәү» программасы буенча укулар уздырды. Алар Казан милли тикшеренү технология университеты базасында узды.

Шушы көннәрдә Волонтерлар көне һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Буа ветеринария техникумында «Могҗизалар кыры» уены узды. Уенчылар арасында булачак икътисадчылар, газчылар, пешекчеләр һәм юристлар бар иде. Уенның темасы – коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, аның тарихи тамырлары, коррупция төрләре, аның нәтиҗәләре.

Кичә, 9 декабрь көнне, Инвалидлар декадасы кысаларында Актаныш районында «Мәрхәмәтлек марафоны» дип исемләнгән чара үткәрелде.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Универсиада авылының концерт залында начар ишетүче кешеләр өчен DeafSkills һөнәри осталык буенча беренче милли чемпионат ачылды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бүген тантаналы чаралар Татарстан башкаласында да уза.

Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучылары һәм ялгыз яшәүчеләр фатирларында һәм йортларында бушлай автоном төтен хәбәрчеләре кую эше дәвам итә. Алар кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатларында куела, чөнки янгынны вакытында ачыкларга һәм янгын турында сигнал бирергә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International