7 декабрьдә Лениногорск шәһәрендә ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды. Чара ZOOM-конференция форматында узды.
Гражданнарны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, шулай ук Лениногорск районы башкарма комитеты һәм профилактика субъектлары вәкилләре дистанцион режимда кабул иттеләр.
Очрашу нәтиҗәсендә алты кеше алимент түләмәүчеләрдән алимент түләттерү мәсьәләләрен хәл итү буенча консультация-хокукый ярдәм алды. Суд приставлары хезмәте тарафыннан ике кешедән башкарма производстволарның барышы турында гаризалар кабул ителде һәм башка регионнарга җибәрелде. Шулай ук гражданнарга эш эзләүдә ярдәм күрсәтелде.
Ел башыннан бирле әлеге эш формасы белән Лениногорск районында 40 кеше колачланган.