Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Балалар көләргә тиеш!» күңел ачу чарасы үткәрелде. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр дә килгән иде. Очрашуның максаты – балаларны социаль-мәдәни җайлаштыру һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү.
Чара сценарие буенча балалар янына күңелле персонажлар килде, алар белән бик күп уеннар, викториналар һәм дәртле музыка астында конкурслар үткәрделәр. Әти-әниләр һәм балалар бик теләп биеделәр, уйнадылар, яраткан җырларын җырладылар һәм актерлар белән аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Соңыннан барлык балалар да бүләкләр алдылар, ә ата-аналар оештыручыларга уңай энергия һәм үз балалары белән бергә мәдәни ял итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.