«Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыру кысаларында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен фитобарда чәй эчүләр үткәрелә. Чаралар өлкәннәрнең кәефен яхшыртуга, аларның физик активлыгын күтәрүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән.
«Иҗтимагый инициатива – 2021» республика конкурсында катнашу нәтиҗәсендә интернат-йорт 19 800,00 сумлык грант отты һәм «Алмаг-8» һава концентраторы сатып алды. Бу аппарат һаваны кислород белән баета, аның ярдәме белән табиб киңәшләре һәм социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә карамактагылар салкын тию авыруларын профилактикалау өчен кислород коктейльләрен кулланалар.
Мондый чаралардан социаль хезмәт алучылар яхшы кәеф һәм көн буена бик күп уңай эмоцияләр алалар.