ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары «Альтернатив чыршы» табигатьне саклау акциясенә кушылдылар. Экологик акциянең төп максаты – яшеллекне саклау.

22 декабрь көнне Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кызыклы һөнәрләр дөньясында» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Чара тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, уен эшчәнлеге аша кеше тормышында хезмәтнең ролен һәм әһәмиятен ачуга юнәлдерелгән.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

22 декабрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Югары Ослан районында булып кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров белән алар Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

«2019-2022 елларга Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау» ярдәмче программасында каралган чараларны тормышка ашыру кысаларында октябрь-декабрь айларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укыту семинарлары узды.

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.

20 декабрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән танып-белү дәресе үткәрде. Чараның максаты – балаларда шырпыдан һәм уттан нинди куркыныч янавы турында күзаллау формалаштыру.

2021 елның 22 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 507 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 414 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 131 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 43 кешегә кимрәк.

Агымдагы елның октябреннән Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен бердәм номер эшли. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялгызлык яки туганнары тиешле ярдәм күрсәтмәү сәбәпле кирәкле ярдәмсез калуы очраклары да бар. 8-800-600-42-34 номеры буенча битараф булмаган барлык гражданнар социаль хезмәт оешмаларына ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар турында хәбәр итә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International