Спас интернат-йорты карамагындагылар альтернатив Яңа ел чыршылары ясадылар

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары «Альтернатив чыршы» табигатьне саклау акциясенә кушылдылар. Экологик акциянең төп максаты – яшеллекне саклау.

Яңа ел агачларын төсле кәгазьдән, кәгазь салфеткалардан һәм атлас тасмалардан ясадылар. Кул астындагы материалдан ясалган иҗади эшләнмәләр бик матур килеп чыкты.

Яңа ел алды чараларыннан аз хәрәкәтләнүчеләр дә читтә калмады. Алар белән арт-терапия буенча дәрес үткәрделәр, якынлашып килүче бәйрәм турында сөйләштеләр. «Рәсем ясау мавыктыра, тынычландыра, кәефне күтәрә», – дип билгеләп үтте социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Иванова.

Очрашу ахырында Яңа ел җырларын кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International