Республиканың барлык моношәһәрләрендә эшсез гражданнар саны кимеде

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 131 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 43 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 22 декабренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 275, 320, 21, 740, 139 һәм 13 эшсез кеше исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International