Э. Ә. Зарипова Югары Ослан интернат-йортында яшәүче әбине юбилее белән котлады

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

22 декабрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Югары Ослан районында булып кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров белән алар Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар, анда учреждение эше белән таныштылар. Э. Ә. Зарипова өлкәннәр белән аралашты, гражданнарның яшәү шартларын бәяләде.

Визит барышында министр шулай ук тыл хезмәтчәне Лариса Отставнованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Юбиляр истәлекле бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International