«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә интеллектуаль уен узды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

22 декабрь көнне Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кызыклы һөнәрләр дөньясында» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Чара тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, уен эшчәнлеге аша кеше тормышында хезмәтнең ролен һәм әһәмиятен ачуга юнәлдерелгән.

Чара барышында балалар һөнәрләр турында квестта актив катнаштылар, яңа һәм аз билгеле һөнәр ияләре эшчәнлегенең мәгънәсен ачтылар, дидактик уеннар ярдәмендә танып-белү кызыксынучанлыгын арттырдылар.

Һөнәри юнәлеш бирүче дәрес хезмәт культурасын һәм хезмәткә аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, һөнәрләргә карата кызыксыну формалаштыруга, коммуникатив сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International