Социаль тармак белгечләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү өлкәсендә үткәрелгән чараларда катнашты

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

«2019-2022 елларга Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау» ярдәмче программасында каралган чараларны тормышка ашыру кысаларында октябрь-декабрь айларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укыту семинарлары узды.

Чаралар темалары:

- Хокук бозуларны профилактикалауның инновацион коралы буларак гаилә медиациясе;

- Закон белән каршылыклары булган балигъ булмаганнарга социаль хезмәтләр күрсәтү;

- Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буларак балигъ булмаганнарның Интернетта деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалау.

Семинарлар балигъ булмаганнар һәм алар тәрбияләнә торган гаиләләр белән эшләүдә профилактик чараларны гамәлгә ашыру өчен социаль өлкә хезмәткәрләренә кирәкле компетенцияләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Спикерлар һәм алып баручылар сыйфатында әлеге юнәлешләр буенча эш тәҗрибәсе булган югары квалификацияле белгечләр чыгыш ясады. Тыңлаучылар бигрәк тә Балигъ булмаганнар өчен «Семья» төбәк социаль-тернәкләндерү үзәге белгече Е. В. Перминова һәм «Защита» Интернет челтәрендә мәгълүмати куркынычсызлык үзәге белгече Ю. В. Афанасьев үткәргән дәресләрне билгеләделәр.

Семинарларны 180 кеше тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International