Татарстанлыларга 59 290 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

2021 елның 22 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 507 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 414 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 290 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 877 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,19 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 415 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 13 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International