Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.
Ведомство җитәкчесе социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек теләде һәм бүләкләр – йомшак мендәрләр тапшырды.

Шулай ук «Обнимая стариков» акциясе кысаларында интернат-йортта яшәүчеләр Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан Яңа ел бүләкләре алдылар. Әби-бабайларны чәй җыелмалары һәм тәм-томнар белән сөендерделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы ««С верой в будущее» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә.
