ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Янгын куркынычсызлыгы өлкәннәр белән профилактик эш алып барганда һәрвакыт актуаль тема булып кала, бигрәк тә Яңа ел каникуллары алдыннан.
21 декабрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иҗади мастер-класс узды. Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт һәм алар турында кайгыртырга теләк формалаштыру.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Оста куллар ач калмас» дигән чара узды.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Буа районының «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән технология буенча дәресләр уздыралар.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү кысаларында 22 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Хокукый белемнәр нигезләре» курсыннан дәрес үткәрде.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган чаралар кысаларында декабрь аенда Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы, Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны туган көне белән котлыйлар.
22 декабрьдә Түбән Кама муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә барлык бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм сәламәтлек саклау системасының вәкилләре – сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары А. В. Скрипко, гериатр М. С. Спиридонова һәм онколог И. М. Ганиев катнашында түгәрәк өстәл узды.
Үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында 22 декабрьдә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар һәм чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.