20 декабрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән танып-белү дәресе үткәрде. Чараның максаты – балаларда шырпыдан һәм уттан нинди куркыныч янавы турында күзаллау формалаштыру.
Дәрес танып-белү мультфильмын карау белән башланып китте. Балалар ут белән саксыз эш итүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүен белделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр дәрес темасы буенча рәсемнәр ясадылар, ә очрашу ахырында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар һәм янгын чыкканда төп гамәлләрне санап үттеләр.