28 декабрь көнне 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Теләкләр чынга аша» дигән Яңа ел акциясе оештырдылар. Әлеге чара үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү буенча III дәрәҗә чикләүләре булган һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ике бала өчен үткәрелде.
Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы «Безгә Яңа ел килә» дигән шәһәр конкурсында җиңү яулады. Учреждение территориясе Яңа елга иң матур итеп бизәлгән дип танылды.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгече «Татинтек» ҖЧҖнең эштән азат ителәчәк хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Социаль якланмаган татарстанлыларга ярдәм күрсәтү максатыннан 2021 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан комплекслы һәм планлы эш алып барылды.
Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасының өлкән яшьтәге кешеләре дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итеп ала.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яңа елны бию, көлке һәм җыр белән бергә билгеләп үтик!» дигән чара оештырдылар. Очрашуда мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Апас районыннан килгән кунаклар килеп, якташларын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.
Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә, Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган чара узды.
24 декабрь көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын очрагында эвакуация буенча планлы укулар узды.
Бәйрәм алдыннан «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Яңа ел әкияте» дигән акция оештырдылар. Чара кысаларында социаль тармак белгечләре ведомствоара учетта торучы балаларны Яңа ел белән котладылар.